ОХШАШЛЫК и. Ниндидер сыйфатларның, билгеләрнең тышкы күренеш яки башка яктан якынлыгы; тиңдәшлек, бердәйлек. Җентекләбрәк карасаң, араларында охшашлык та бар кебек үзе ---. М.Маликова. Кәбир бит сукыр түгел, бу охшашлыкны бер күрәчәк. Ф.Яруллин. Имеш, төс-кыяфәтең охшашлыгыннан файдаланып, бер йолкыш синең тәхеткә менеп утырган. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә