ОХШАШЛАНУ II и. 1) Нәрсә белән дә булса охшашка әйләнү, бердәй диярлек үзлекләр алу күренеше. Тау марилары һәм чувашлар арасындагы борынгы бәйләнешләр тау мариларының шактый өлешенең чувашларга охшашлануына китерә. Б.Хәмидуллин 2) лингв. Авазларның әйтелеш һәм яңгыраш ягыннан охшашу күренеше; ассимиляция. Тартыклар ассимиляциясенең тагын ике төрен аерып карарга кирәк: ясалу урыны буенча охшашлану һәм акустик охшашлану. Татар грамматикасы. Мондый охшашлануның тагы бер төре бар, ул – юклык һәм сорау кушымчасындагы [м] тартыгының [б]/[п] тартыгына алмашынуы. Д.Рамазанова |