ОХШАШ с. 1) Тышкы кыяфәт, холык, хәрәкәт, зурлык, төс, күләм һ.б. яклардан кем яки нәрсә белән якынлыгы булган; кемне яки нәрсәне хәтерләткән. Сары йөзле көзнең төннәренә Охшаш минем нурсыз көннәрем дә. Ә.Синугыл-Куганаклы. Игезәкләр кебек бер-берсенә охшаш көннәр үтә торды. Р.Вәлиев. Дүшәмбе көнне исә шуңа охшаш фаҗига Мисырда килеп чыкты. Ватаным Татарстан 2) мат. Формалары белән тиңдәш, ләкин зурлыклары төрле булган. Охшаш күппочмаклыклар |