ОХША’У ф. 1) Берәр кемгә яки нәрсәгә охшаган булу. Бүген ай әбекәйнең чулпысындагы биш тәңкәлек көмеш акчага охшаган ---. Ф.Яруллин. Әгәр холкы-табигате белән дә әнисенә охшаса? М.Маликова

2) Юнәлеш килешендәге исемнәр, исем фигыльләр янында «кебек» мәгънәсендә кулланыла. Гомумән, сез бик акыллы кызга охшагансыз. Ф.Яруллин. Бу ничектер сорау алуга охшаган иде ---. Х.Ибраһим

3) Инфинитив формасындагы билгесез үткән заман хикәя фигыльләр янында чамалап нәтиҗә ясауны белдерә: бугай, ахрысы. Сүз авыр, хәбәр күңелсез булырга охшаса да, Чырыкны тыңламыйча ярамый. Я.Зәнкиев. Көн кояшлы, аяз һәм искиткеч матур булырга охшаган бүген. Р.Мөхәммәдиев

Охшап бетү Бик охшашка әйләнү. Бүтән гөмбәдәй эшләпә дә кимәгән, әле үз агай-энеләренә дә охшап бетмәгән. К.Тәхау. Гомер буе өй – кибет – эш, өй – кибет – эш арасында йөгереп йөреп, шул тегермән атына охшап беткәнмен, ахры. Р.Вәлиев

Охшап калу Ахырда нәрсәгәдер охшаган хәлгә килү, охшаш күренү. Ак болыт артында югалып торганда, көшел өсте сөрмә белән бизәлгән көмеш тавына охшап кала ---. Ф.Шәфигуллин. Шагыйрь такыр басу кебек Шып-шыр бушап кала, Өстәлендә торган агач Сынга охшап кала. М.Әгъләмов. Шуңа күрә сәке йөзлегендә балта очының эзләре дага кадагына охшап калды. М.Хуҗин

Охшап китү Соңгы арада яки кыска гына вакытка охшау. [Уразаев] башта аны-моны уйламыйча гына юныштыра башлый, юна-юна, агачы я кеше башына, я берәр хайванга охшап китә. Я.Зәнкиев. Кай ягы беләндер минем Сәкинәгә дә охшап китә шикелле иде ул. В.Нуруллин. Диңгез өсте кәефе бозылган кеше битенә охшап китә: җыерчыклана, кырыслана, чырае сытыла. М.Юныс

Охшап кую Көтмәгәндә нәрсәгә яки кемгәдер охшау. Кайчак җилне кылыч белән кискән донкихотка охшап куясың. С.Сөләйманова. Охшап куя икән бүреләргә Туган белән кайчак туган да. Г.Садә. Озак тыңлап утырсаң, буран улавы гаҗәп тә моңлы, гаҗәп тә сагышлы көйгә охшап куя. Р.Вәлиев

Охшап тору Даими яки хәзерге вакытта охшаган булу. Тыгыз тәнлегә охшап торасың! Р.Батулла. Учак уты яктысында ул үзенең җыерчыклы йөзләре белән әллә нинди серле, әкияти затка охшап тора. Г.Гыйльманов

Охшый башлау Охшашлык сиземләнү. Дини яктан карасаң, кыямәт алдыннан хатыннар ир-атларга охшый башлар, диелә. Безнең гәҗит

Охшый төшү Бераз охшау. Гәүдәсе тупасрак, аяк-куллары да аю тәпиләренә охшый төшә иделәр. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә