ОХШАТУ I ф. 1) Бер нәрсәне яки кемне икенчесе белән чагыштырып, уртаклык, охшашлыклар табу. Аны инде хәзер беркем дә өрсәң очып китәргә торган Тузганак Төшенә охшатырга батырчылык итмәс иде. Ә.Дусайлы

2) Кем яки нәрсәгә охшаш дип санау. Шуңа күрә кайберәүләрне инде тышкы кыяфәтләре буенча гына да ирләргә охшатырга була. Безнең гәҗит

3) Кем яки нәрсәгә охшаш итү. Үзең иҗат иткән якты, матур образларны кемгә дә булса охшатырга тырышасыңмы син? Шәһри Казан

Охшата башлау Охшатырга тотыну

Охшата төшү Бераз охшату. Беренченең чәчен кырдырып алдырганлыгы да аны Дучега охшата төшә иде кебек. Р.Мирхәйдәров

Охшатып кую Кинәт охшату. Кинәт кенә аны шул җырдагы умырзаяга охшатып куйдым. Н.Гыйматдинова. Кызыл кепкадан йөргән Дамирны ирексездән чебен гөмбәсенә охшатып куйдым. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә