ОХРА’НКА и. рус сөйл. 1) 1917 елга кадәр Россиядә Эчке эшләр министрлыгының сәяси җинаятьләргә каршы көрәшү, җәмәгать тәртибен саклау белән шөгыльләнгән бүлеге. Патша охранкасы булса да курыкмыйм. Р.Ишморат. Кем белә, бәлки, ул Исхак атлы кеше охранкадан җибәрелгәндер ---. А.Расих. С.Аитовның мондый эшчәнлеге, табигый, охранканы сагайткан. И.Нуруллин 2) Шул оешма урнашкан бина. Охранкага алып китү |