ОФЫК и. гар. 1) Күкнең җир яки су өсте яссылыгы белән тоташкан сыман булып күренгән сызыгы; горизонт. Офыкларга китә бормалы юл, Яшел үргә китә шат булып. Г.Афзал. Әнә анда, офыкта, ком бураны күтәрелеп килә. --- Икенче карыйсың, миллион тамчыларга әверелеп күккә күтәрелә дә, тирә-юньне балкытып, офыктан офыкка салават күпере күтәрелә. Ф.Яруллин. Офыклар киң, һава биек һәм суларга рәхәт иде. В.Нуруллин

2) Күз күреме иңли алырлык мәйдан, ераклык. Офыктан офыкка кадәр җәелеп, арыш кырлары чайкалып ята. М.Хәсәнов

3) күч. Мөмкинлекләр, күзаллаулар даирәсе. Әдәбият офыклары

4) күч. Гомер азагы. Безнең кояш түбәнгә тәгәри инде хәзер. Офыкка да ерак калмагандыр. Р.Мөхәммәдиев

Офык артында Еракта, киләчәктә. Яшьлек үз яшәешеннән беркайчан да канәгать түгел, анда, еракта, серле тоелган офыклар артында, сине бәхет һәм сәгадәт көтеп зарыгадыр кебек. А.Гыйләҗев. Офык киңәю Мөмкинлекләр арту. Теләкләрем чиксез иде, Офыгым киңәймәде. Б.Сөләйман. Еракларга барып карасаң, --- күз күреме белән күңел офыклары да киңәя. М.Маликова. Аның фикеренчә, археология – тарихның офыгын киңәйтүче иң изге фән икән. К.Тимбикова. Офыклар ачылу к. офык киңәю. Югыйсә эш мәне белгән ир-егетләргә нинди офыклар ачыла хәзер. Р.Мулланурова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә