ОФТАНУ ф. Уфтану. Офтаналар, баш чайкыйлар авылдашлар. Р.Төхфәтуллин. Офтансын, соклансын каласы-саласы, Мактаулы юллардан барасы. Г.Афзал. «Юк, берәү дә күрмәгән», – ди ул [участковый] офтанып. Сөембикә Офтана башлау Офтанырга тотыну Офтана төшү Бераз, җиңелчә офтану. --- Ул, гадәтенчә офтана төшеп, әмма үзенә күрә бер горурлык белән: «Боларны әйтә алмыйм. Хәрби сер», – дип котылды. Р.Мөхәммәдиев Офтанып алу Бераз, җиңелчә офтану. – Бирешәбез шу-ул, – дип офтанып алды карт. Р.Вәлиев. Бер кырыйда Камил Кәримов офтанып алды: «Кирәк бит, ә! Атна буена борынгы нигез буйларын казыдым, югыйсә». Мәдәни җомга Офтанып кую Бер мәртәбә офтану. Зыятдин карт кына, туктый алмыйча, вакыт-вакыт көрсенеп, офтанып куя. Р.Вәлиев. – Күзне генә саклап кала алмадылар, – дип офтанып куйды Айрат. Р.Мөхәммәдиев Офтанып тору Даими офтану; озак вакыт дәвамында офтану; офтану процессында булу. Мөһаҗирләр берникадәр вакыт ык-мык килеп, офтанып тордылар ---. М.Галәү Офтанып яту сөйл. к. офтанып тору |