ОФСЕТ и. ингл. 1. Буяу цинк, алюминий басу формасыннан башта арадаш резина цилиндрга, аннан кәгазьгә күчерелүдән гыйбарәт кәгазьгә төшерү ысулы. Ә ул нәшрият типографиясенең офсет цехында начальник булып эшли. Ф.Яруллин. Яңа офсет машинасында «Идел-Пресс» полиграфистлары Мәскәүдән килгән заказларны --- бастыруга кереште. Мәгърифәт 2. с. мәгъ. Шундый ысул белән эшләнгән, шундый ысул белән басылган. Офсет басма |