ОТЫШСЫЗ с. 1. Отыш китермәгән, файдасы булмаган. – Аннары, Гөлшәһидә, сер итеп кенә шуны да әйтим үзеңә, – дип тартынып кына елмайды Маһирә ханым. – Врач буларак сезнең отышлы ягыгыз белән бергә отышсыз ягыгыз да бар. Г.Әпсәләмов. --- аларның куәте соңгы елларда шактый зәгыйфьләнеп өлгерде, шуңа күрә дә, мөгаен, аларның кыйммәтле кәгазьләрен сатып, отышсыз җитештерүчеләрдән котылырга, бераз тишекләрне ямарга тырышу ниятләре бардыр. Ф.Фәтхи

2. рәв. мәгъ. 1) Отыш казанмыйча, отыш алмыйча, отыш булмый торып. Отышсыз эшләү. Елны отышсыз тәмамлау

2) спорт. Командаларның, уенчыларның берсе дә отмыйча да, оттырмыйча да; тигез исәп белән. Тагын бер уенда җиңсә, башкаларында отышсыз уйнау да җитә. Р.Бәшәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә