ОТЫШЛЫ с. 1. 1) Отыш мөмкинлеге бирә торган (уеннар тур.). Тормыш кору – лотерея инде ул, һәркемнең отасы килә, тик отышлы билеты гына сирәк кешегә эләгә. М.Маликова. Мөселманнарга аракы эчү, отышлы уеннар уйнау тыела ---. Урта гасырлар тарихы 2) Файдалы, максатлы. Отышлы сүз 3) Уңышлы, тиешле дәрәҗәдә эшләнгән. Г.Камалның тагын бер отышлы типларыннан асрау типлары хисапланалар. М.Гали 2. рәв. мәгъ. Уңышлы, файдалы итеп. --- Бүгенге көндә кызын институтка кертү, киләчәктә аны отышлы итеп кияүгә бирү кирәк. З.Садыйков. Классик әсәрнең һәрчак отышлы булуына ачык мисал бу. Сәхнә 3. и. мәгъ. Комарлы уен. Рушад шатланып куйды: әһә, сез, монда җыелышып, отышлы уйнап утыручылар икәнсез әле, менә эләктегезме, дип шатланып, тегеләрнең ничек эләккәннәрен карарга бер читкә басты. М.Мәһдиев |