ОТЫШ и. 1) Комарлы уенда отып алган нәрсә // Заём, лотереяда откан нәрсә. Отыш чыгу 2) Җиңү, ирешелгән уңыш. Фани дөньяда отыш, яуланыш, хәтта җиңү өчен дә тутырып хак түләргә туры килә. М.Юныс. Сезнең авылыгызга кайтуыгыздан олы отыш булмаган. М.Хуҗин. Мин үземнең режиссёр һәм ассистентларыма һәр отышымнан егерме процентны чыгарып салам. Р.Мирхәйдәров 3) Файда, өстенлек. Ул мондый хәлдән отыш алырга, дөреслекне яшерергә, һәр сүзен теш арасында кысып тотарга өйрәнде ---. Ф.Садриев |