ОТЫЛУ ф. Оттыру, уңышсызлыкка дучар булу. Инде отылдым, инде чираттагы дулкын юып төшерде дигәндә генә, тиктормас мичкә трал җәтмәсенә чорналып калды ---. Ф.Шәфигуллин. Тотылсак та, алдашып котылдык, Отылсак та, һәрчак без оттык... Ә.Синугыл-Куганаклы. Берәүләр отыла, икенчеләр ота. З.Фәйзи Отыла башлау Отылырга тотыну Отылып кую Көтмәгәндә отылу. Отам дип, отылып куюыгыз бар. Өмет Отылып тору Һаман, даими отылу |