ОТЧЁТ и. рус Эшләнгән, башкарылган эшләр, тотылган акча һ.б.ш. турында бирелә торган хисап. [Баш акушер-гинеколог] Мәскәү өчен отчётлар әзерли, юл уңаеннан киңәшеп чыгарга дип кергән. М.Маликова. Булмас иде бу җыелыш – имгәк, Отчёт өчен беркетмәсе кирәк. Г.Афзал. Мөхәммәт ашыгыч отчёт белән утыра, иртәгесен РОНОга барырга кирәк. Я.Зәнкиев ◊ Отчёт бирү Кирәксә-кирәкмәсә дә кемнең дә булса алдында аклану. Мә квитанция, хатыныңа отчёт бирерсең. Р.Вәлиев |