ОТУ II ф. 1) Күргәнне, ишеткән, өйрәнгән һ.б.ш.ларны бик тиз аңлап алу, истә калдыру. Бу сүзне Сәхәрия әбием еш кабатлый, аңардан оттым мин аны. М.Хуҗин. Әле теле дә ачыла башламаган бала әйткәнне бик яхшы аңлый, күрсәткәнне тиз ота. М.Маликова. Минем көйгә зиһен шәп, оттым мин аны. Ә.Гаффар

2) Үрнәк итеп алу, файдалану. Яңалыкны оту

Ота башлау Отарга тотыну

Отып алу Бик тиз оту. Җырыңны отып ала белмәдек [Мирзаҗан]… М.Хуҗин. Ул җырлар Нинди иделәр! – Отып алды Иделләр. Н.Сафина. Хәтта күп кенә дару үләннәрен һәм дәвалану ысулларын адәм баласы нәкъ менә хайваннардан отып алган, дияргә тулы нигез бар. Кызыклар дөньясы

Отып бару Рәттән һәммәсен дә оту. [Юеш борыннар] авызыңнан чыккан бар сүзеңне төшенеп, аңлап, отып баралар. А.Хәсәнов

Отып бетерү Тулысынча оту. – Кайлардан шулай бакыйлык сыман отып бетергән диген, ә? – диде Өлкән Фатыйма, ихлас гаҗәпсенеп. Ә.Гаффар

Отып калу Отарга өлгерү; форсаттан файдаланып оту. Кара син: фамилиясен дә отып калган бит моның! Э.Касыймов. Сине уйлап, синнән отып калган җырны көйләп юанырга тырышам. М.Маликова. Күрсәтеп биргән нәрсәне тиз отып кала ул: әнә бит парашют җыюны ничек оста, ничек җәһәт башкара. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә