ОТУ I ф. 1) Комарлы уеннарда отыш алу. Яңа елның беренче сәгатендә, кемгә дә булса шалтыратып, әңгәмә өзелгәнче, аны тәбрик итеп калу мөмкинлеге казинода миллион сум акча оту белән бер икән. Акчарлак // Шундый уеннарда җиңеп, салынган акчаны, кассаны алу. Откач бирермен дип, кузналарны әҗәткә теләнеп алып, хәрәмләшә-хәрәмләшә уйныйсың әле. Г.Тавлин 2) Үз файдаңа хәл итү, җиңү (спорт уеннары, бәхәс һ.б. тур.). Уенда да салкын канлы кешеләр күбрәк ота. Х.Камалов // Ярышларда, бәйгеләрдә өстен булу, җиңү, югары бәя алу. Ул бәйгеләрдә гади яулык яисә бакыр кашык кына отып калмыйлар, монда затлы гарнитур белән машиналарга хәтле отып китәләр. Х.Ибраһим. [Укытучылар] «Ел укытучысы»нда даими катнашалар, 100 мең сумлык грант та оттылар, ноутбугын да алдылар, фәнни язмалары ил күләмендәге газета-журналларда басылып тора. Безнең гәҗит 3) Өстенлек алу, файда күрү. Акча санаган политика я ота, я оттыра. М.Хәбибуллин. Нәрсә оттык, ни югалттык – Кирәк акыллы исәп. Р.Сафин. Өч яклап отарга исәп: ташландык җирләрдән файдаланачакбыз – бер, бал табышы арта – ике, өшкерүче-төкерүчеләрдән котылабыз – менә буладыр өч! К.Тимбикова 4) Үз файдаңа саклап калу. Без шул рәвешле бер-ике көн отачакбыз. М.Мөхәммәдиев Ота башлау Отырга тотыну. Моннан бер өч ай элек булыр, мин рәттән ота башладым, һәм бу шактый озак, биш-алты атналап дәвам итте. Р.Мирхәйдәров Отып бару Рәттән барысын да оту Отып бетерү Тулысынча оту Отып калу Отарга өлгерү |