ОТТЫРУ ф. 1) Нәрсәне дә булса югалту, материаль зарар күрү. Сукбайлыкка чыктыңмы? Оттырдыңмы, оттыңмы? Ф.Мөслимова

2) Уңмау, уңышсызлыкка очрау. Бу ел әйләнәсендә ул шактый оттырды. Ә.Фәйзи

3) Җиңелү (уенда, көрәштә, бәхәстә). Уенны Әминә башлады, оттырса, үзенә үпкәләсен, кһым. Н.Гыйматдинова. Ә без оттырсак, ул карт-корылар, ул мал кемгә кала? В.Имамов. Авантюралы чараларны кире кагу кирәк, югыйсә оттырачаксыз. Мәдәни җомга

Оттыра бару Эзлекле рәвештә оттыру. [Ул] --- бер инстанциядә судны оттыра барды, икенчесенә бирә торды. Безнең гәҗит

Оттыра башлау Оттырырга тотыну. Әйтик, шул ук «Салават Юлаев»ка рәттән оттыра башлагач, Зиннәтулла Билалетдинов буталчык мәсьәләдән чыгу юлын таба алмады. Безнең гәҗит. Моңарчы үз мәйданында җиңелүне белмәгән «УНИКС» хәтта аутсайдерларга да оттыра башлады. Татарстан яшьләре

Оттырып бетерү Тулысынча оттыру. Бөтен акчасын оттырып бетергәч, һич югы шул төргәкне уртага салыр иде. З.Фәтхетдинов

Оттырып килү Эзлекле рәвештә оттыру. Әлегә оста «шахматчылар» --- халык[ка] «мат»ны куя торалар, халык әлегә гел оттырып килә. Безнең гәҗит

Оттырып тору Әледән-әле оттыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә