ОТСТА’ВКА и. рус 1) Хәрби хезмәттән азат ителү. Отставкада булсам да, өченче ранг капитаны мин... Ф.Галиев. Һы, кызык заман китте: хәзер генераллар отставкага чыкса – мемуар язарга тотына ---. Ф.Яруллин 2) Дәүләт учреждениесендәге хезмәттән китү. Трибунага кинәт кәтүктәй бер хатын йөгереп менде: – Ышанычыбыз юк сезгә! – дип әче тавыш белән кычкырды ул. – Долой! Отставкага! Р.Зәйдулла. 85 яшьлек баронесса Тэтчер отставкасыннан соң ике дистә ел узгач та «тутыкмаган». Таң ◊ Отставкага җибәрү Берәр урыннан куу, эштән алу; араны өзү. Отставкага чыгу Картаю, яраксызга әйләнү. Сөяркәне отставкага чыгару. Отставкага чыгару к. отставкага җибәрү |