ОТРЯД и. рус 1) Махсус гаскәри группа. Блюхер дивизиясе составына кергән Белкин җитәкчелегендәге отряд, атна-ун көнлек әзерлектән соң, һөҗүмгә күчәргә боерык алды. Я.Зәнкиев. Мондый җәза отрядларына халык тарафыннан «абжур командасы» дигән хурлыклы исем тагыла. Х.Мәхмүтов. Ул заманда хәтта яхшы коралланган хәрби отрядлар да бу явызлардан зыян күргәннәр. Кызыклар дөньясында

2) Бергә эшләү өчен оештырылган кешеләр төркеме. Геологлар отряды

3) зоол. Хайваннар дөньясы классификациясендә: классларга берләшә торган төркем. Бу отрядка керүче хайваннарның (кәлтә һәм еланнар) тәне тәңкәләр белән капланган, моны отрядның исеме үк әйтеп тора. Биология. Маймыллар приматлар дип йөртелә торган иң югары төзелешле имезүчеләр отрядына карый. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә