ОТЛИ’ЧНО и. рус 1. Бишле билгесе, иң югары билге. Укуга алай искитәрлек һәвәс түгел иде ул кыз. «Отлично» турында әйткән дә юк инде, «яхшы» билгеләрен дә бик сирәк алгалап килә. В.Нуруллин 2. рәв. мәгъ. Бик шәп, бик яхшы. Шәп булып китте бит әле, Людочка... Шәп бу. Отлично. М.Мәһдиев 3. мод. сүз мәгъ. Нәрсә белән дә булса тулысынча килешүне белдерә. [Гали:] --- иртәгә ничек-ничек тәрҗемә итәсен сөйләшербез. [Газиз:] Отлично. Ф. Әмирхан |