ОТЛИ’ЧНИК и. рус 1) Барлык уку предметларыннан югары бәя алган кеше. Мәктәптә укыганда отличник булуы әллә ни авыр түгел. М.Юныс. Монда, билгеле, --- тимурчылар, отличниклар, пионер активистлары белән гөр килеп торган повестьлар, хикәяләр күз алдында тотыла. А.Әхмәдуллин. Отличник ук булмасам да, өчлем юк иде. В.Нуруллин

2) Эшне югары сыйфатлы итеп эшләүче хезмәткәр яки хәрби. «Атказанган укытучы» яки «мәгариф отличнигы» кебек исемнәргә өмет баглаулар да – бары көлке. В.Имамов. Ә аның белән озак еллар буена мәгариф отличнигы Сафа Нәсихов җитәкчелек итте. Ә.Хәсәнов. --- Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Шәүкәт Хәмзин кызык ясамакчы булган. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә