ОТВЁРТКА и. рус Винтларны, шөрепләрне бору өчен махсус корал. Махсус кораллар белән башкара торган нечкә эшне Әхтәм кадак ярымлы чүкеч, карыш ярымлы отвёртка ярдәмендә эһ тә итмичә әмәлләп куйды. Ф.Шәфигуллин. [Ул] балта-пычкы, отвёртка тотарга да уңайсызланмый. Т.Нәҗмиев |