ОСТАХАНӘ и. 1) Нинди дә булса әйберләр ясау, иҗат итү, ремонтлау өчен махсус бина, бүлмә. Бу коедан ерак та түгел Күчемнең корал ясый торган остаханәләре булган. Я.Зәнкиев. Остаханәдә зур балта, бәләкәй балта, зур пычкы, бәләкәй пычкы, тишкеч, өтерге, келәшә, кыскыч... – тагы әллә нинди кораллар бар. С.Поварисов. --- Күчемхан су юлы белән корал остаханәләрен карап кайтырга булды. Ф.Бәйрәмова

2) күч. Уңай тәҗрибә тупланган һәм аны өйрәнергә мөмкин булган урын, осталык чыганагы. Мәктәпне Коменский гуманлык остаханәсе дип саный. Ә.Хуҗиәхмәтов. Татарстан Язучылар берлегенең шигърият остаханәсе җитәкчесе шагыйрь Зиннур Мансуров Ватан сугышында иң күп югалтуларның татар язучылары өлешенә туры килүен искәртте. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә