ОСТАРУ ф. 1) Эшне оста эшләргә, башкарырга өйрәнү. Язмыш, инде остардым мин синнән, Шатлыкларым үзем таба беләм. Э.Нигъмәтҗан. Остарасы да остарасы әле аңа. Б.Камалов. Кышлактагы уен-җыеннарда чичәннәрдән тегесен-бусын ишетеп остара торган яшьтә ул кырыс Кызылком чүлен аркылыга-буйга гизә башлады. Т.Әйди

2) ирон. Үз-үзен белдекле тоту. Машаның кире җавап бирәсен чамалагач, остарырга була иде инде. Б.Камалов. Остардык, һай: соң җелеген җирнең Агу өреп кудырабыз өскә. Ә.Баян

Остара бару Торган саен күбрәк остару. [Фәнияр] образлар белән эш итүдә остара бара. Ф.Яруллин. Борауны борам, борам, Борам – остара барам! Боравымны кулдан алып, Колакны борды бабам... Ш.Галиев

Остара башлау Остару билгеләре сизелү

Остарып бетү Тәмам остару, белгеч булып китү. Остарып беткәч, каенанасы: «Балага зыян килмәсме?» – дип туктатмакчы булган иде дә, кая ул! Р.Мулланурова. Ләйлә: Төлкеләр, койрык болгарга остарып беткәннәр. К.Ситдиков

Остарып җитү Бик оста булып җитешү, осталыкның югары дәрәҗәсенә ия булу. --- Мөгаен, хатын-кыз заты кырык яшьтә генә шулай остарып җитәдер. Н.Гыйматдинова. Гармун уйныйм, гармун уйныйм, Һаман гармун уйныйм мин: Остарып җиткәч, барысын да Биетергә уйлыйм мин. Ш.Галиев. --- Хөснуллин да тәмам сүзгә остарып җиткән иде, кайбер профессиональ композиторлар кебек авыз эчендә ботка пешермәде ---. Х.Ибраһим

Остарып китү Соңгы вакытларда остару. Язарга ярата икән бит, тырыша торгач, тагын да остарып китәр иде әле. М.Маликова. Соңгы елларда профсоюз спорт ярышлары уздырырга бик остарып китте. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә