ОСТАЛЫК и. 1) Нәрсә дә булса эшләргә белем, тәҗрибә нигезендә туган сәләт // Берәр эшкә зур һәвәслек. Бенефис иясе ике пьесаны да осталык белән уйнады. Г.Исхакый. Алар зур осталык белән үзәнгә дамба сала башладылар, ә Йортта эшләүчеләр тиз генә иркен залга җыелдылар. Р.Зәйдулла. Рәссамнар кояш яктылыгының тәэсир көчен зур осталык белән сурәтләгәннәр ---. Урта гасырлар тарихы 2) Оста (4 мәгъ.) хезмәте, вазифасы. Осталыкка яллану // Оста хезмәтен үтәүче. Бу озын буйлы, калын гәүдәле, ярым русча киемле карт --- рус тегермәнендә осталык хезмәтендә торучы икән. Г.Ибраһимов 3) Максатка ирешүдә тапкырлыкка, хәйләкәрлеккә нигезләнеп эш итү ысулы. Осталык белән алдау |