ОСТАЗ и. фар. 1) Фән һәм сәнгать өлкәсендәге зур тәҗрибәсе белән уртаклашучы галим кеше. Шаккатып торам: сез – абый. Сез һаман остаз лабаса, Без һаман бала икән... Р.Гаташ. Яшьләрнең остазлары, галим-табиблар иде болар. М.Маликова. Остаз белән ара ярты юлда өзелсә дә, укучысы аны барыбер узарга тиеш. М.Гали

2) Мәсләгенә күпләрне өйрәтүче кеше, җитәкче. Остазның сөйләгәннәре нигезле, ышандырырлык булып тоелды. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә