ОСТАБИКӘ и. 1) Мулла хатыны. Ә соң тирә-якта гыйлеме вә әхлагы белән беренче урын тоткан Зөләйха остабикәнең тәрбияле мәхдүменә, мулла булырга якынлашкан углына бу килешәме? Г.Ибраһимов. Остабикә монда да читтә калмаган, хәзрәтне матур сүзләр белән мактаган ---. Л.Садри. Остабикәнең дә йөрәге үзенекеннән ким янмаганлыкны тоя ул. С.Поварисов 2) Дини уку йортларында мөгаллимә |