ОСТА и. фар. 1. 1) Нинди дә булса һөнәр белән шөгыльләнүче квалификацияле белгеч. Ниндидер кәсепкә өйрәнсеннәр өчен, балаларны остага тапшырганнар. Ә.Хуҗиәхмәтов 2) Билгеле бер өлкәдә зур белгеч, югары уңышка ирешкән кеше. Портретны оста рәссам ясаганлыгы сәнгатьтән ерак торган кешегә дә аңлашыла иде. Ф.Яруллин. Ялган язулар, документлар ясау остасы, имеш. З.Фәтхетдинов. Сәхнә осталары режиссёр М.Сәлимҗановның иҗат эшчәнлеген төгәл, тулы бәяләгән, минемчә. Сәхнә 3) Билгеле бер эшкә осталыгы, маһирлыгы булган кеше. Кыскасы, мин дә шыңшу остасы ---. Л.Лерон 4) Мастер. Әтигә мәктәп түбәсен төзәтергә осталар эзләп Чокырлыга барырга туры килмәячәк. Г.Тавлин. Осталар кайчан килә соң әле? Ф.Шәфигуллин. Әткәй сәгатьне бер остага биреп төзәттерде. И.Сирматов 2. с. мәгъ. Нәрсәгә дә булса осталыгы, тиешле күнекмәсе, тәҗрибәсе булган. Оста кеше дөнья малын табар инде Культуралы ысуллары булгач имде. Г.Афзал. Ә безнең вожак оста көтүче булып чыкты. Ф.Яруллин 3. рәв. мәгъ. Яхшы, сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп. Ул бик актив бәндә – карт бүре төсле эшен бик оста йөртә. З.Фәтхетдинов. [Рафаэль] Оста һәм ягымлы сөйләшә, күңелгә ятышлы тәмле сүзләрен тыңлавы рәхәт. Р.Низамиев. Ювелирлар алтын-көмештән нәфис савытлар ясаганнар, асылташларны оста эшкәртә белгәннәр. Урта гасырлар тарихы ◊ Оста сайрау Тиешле сүзләрне кулланып, ышандырырлык итеп сөйләү. Оста сайрыйсың, дускай. Ф.Яруллин. Оста тел Матур, мавыктыргыч итеп сөйли белүче кеше. Оста телләр сандугач сайрата, бала-чага колак шомартып тыңлый. Н.Гыйматдинова. Оста телләнү Матур итеп сөйләү. – Минем йөрәгем атлыгып тибә, шуңа калтырыйдыр ул, – диде кияү, оста телләнеп. Н.Фәттах. Оста телле Матур, мавыктыргыч сөйли торган. Хәмит Ярми дидекме, әнә шул банкет заманындагы иң әдәпле, оста телле тамада искә төшә. М.Мәһдиев |