ОРЫШУ ф. 1) урт. юн. Бәрелешү, бер-беренә бәрелү 2) урт. юн. Сугышу. Ул борын-борыннан җир, су, сары тимер, хатын-кыз өчен яу тоткан, орышкан, сугыш кырында ятып калган яисә рәхәттә йөзгән. Т.Галиуллин. Ярасының әрнүенә, кан тамуына игътибар итмәскә тырышып орышты ул. Р.Сәгъди 3) Кемне дә булса тиргәү, битәрләү, бик нык ачулану. Орышыгыз, сүгегез, теләсә ни эшләтегез, тик җавап кына бирегез. К.Тинчурин. Әни тәрәз төбендәге чәчәкләрне күреп алды да орышырга тотынды. Н.Хәсәнов. Нигә аны апасы бастырып орыша? Н.Гыйматдинова Орыша башлау Орышырга тотыну. Генерал хәрби бүлекне карап йөргәндә, бер старшинаның кимчелекләрен күреп, тегене бик каты орыша башлаган. Мәзәк Орыша калу Берәр эш-хәл беткәннән соң да орышуын дәвам итү. Кемдер аңа каты гына бәрелеп китте, җитмәсә: «Күзең чыккан мәллә, әтрәк-әләм!» – дип орыша калды. М.Хәбибуллин Орыша килү Күптәннән бирле орышу Орыша тору Берәр эш-хәл барган арада орышу Орышып алу Бераз орышу. – Мин сезгә минем әни төргән тәмәкеләрне күрсәтер идем, – дип, [Җиһангир] кызларны орышып алды, аннары гына тылмачлык итәргә кереште. А.Хәсәнов. Үзе малайны орышып та алган ---. М.Мәһдиев. «Көмеш чүмеч кая, нигә алтын чүмеч белән аш саласың?» – дип, [Җангали] тик торганда бавырчыны орышып алды. М.Хәбибуллин Орышып ату Көтмәгәндә тиз арда орышу. Әби: «Ник сөйләшмисең?» – дип орышып та атты үземне ---. Безнең гәҗит Орышып йөрү Берникадәр вакыт дәвамында орышу. Император Ираклий Патшакалада юк, сарациннар белән орышып йөри. М.Хәбибуллин Орышып карау Орышу алымын сынау. Сәбилә аларны бераз орышып та карый, үзенә игътибар итүче кеше күрмәгәч ---, кул селтәп чыгып китә. Р.Вәлиев Орышып китү Көтмәгәндә, кинәт орышу. Биредә ике якның җансакчылары үзара орышып киттеләр. М.Хәбибуллин Орышып ташлау Тиз генә орышу. Ахыр килеп, ана кешенең улына җен ачулары чыгып, тегене орышып ташлый, хәтта күз яше белән үтенә, ялвара. М.Хәбибуллин. Шуны сизеп, әби үземне орышып ташлады. Безнең гәҗит Орышып тору Даими, әледән-әле орышу. Гүзәл бикәм, сарматлар һәрчак аланнар, готлар белән орышып тордылар, кыен чакта сарматларга унуклар һәрчак ярдәмгә килделәр. М.Хәбибуллин. Без, әниләр, шулай инде, балаларыбызны орышып кына торабыз... Ф.Яхин |