ОРЫШ и. 1) Сугыш, бәрелеш. Кем риза булсын хурлыклы шартка, Орышка чыгу кала ир-атка. Н.Әхмәдиев. Орыш кырында үлү алар өчен дан санала. М.Хәбибуллин. Кояш чыгу белән орыш башлана ---. С.Шәмси

2) Ызгыш, талаш. Торак коммуналь хуҗалыгы бәяләре тирәсендә орыш көчәйгәннән-көчәя бара. Татарстан яшьләре

3) Тиргәү, битәрләү сүзләре. Көне буе югалып йөргән өчен әти дә, әни дә орыша торган булсалар да, аларның бу орышлары зәһәрле, йөрәк әрнет[кеч] --- тәэсир калдырмый иде. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә