ОРЫНУ ф. 1) Тию, кагылу. Сирәк-мирәк кар бөртекләре тәрәзәгә килеп орына ---. М.Хәбибуллин. Орынмый да, кагылмый да үзе, ә җылысы тия. М.Маликова. Матур иде Толымнарың, Мин аларга Орынмадым. Ш.Галиев

2) Каты һәм кинәт бәрелү. Хәлим килеп орынуга, егет сөртенеп китте. Г.Гобәй

3) Нәрсәгә булса да рөхсәтсез тию, кагылу. Элек чыбык-чабыкка орынырга куркып торган кешеләр хәзер алпавыт урманына үз бакчаларына кергән кебек кыю керәләр. И.Гази

4) Тәэсир итү. Көз сулышы бөдрә каеннарга орынды. Г.Әпсәләмов

5) мат. Гадәттә бер ноктада тиеп үтү. Әгәр әйләнәнең уртак орынмасы булса, бу әйләнәләр уртак ноктада бер-берсенә орыналар. Математикадан кыскача белешмәлек

6) күч. Иминлекне, тынычлыкны бозу; һөҗүм итү. [Таңана сөрәнчесе:] Кайтып кит чирүеңне алып туган илеңә, орынма безгә. М.Хәбибуллин

Орынып алу Сизелер-сизелмәс кенә яисә тиз генә орыну. Әни кытыршы кулы белән иңемә орынып алды. Ф.Шәфигуллин. Бик мавыгып киткән чакларда куллар кулга тиеп, иңнәр иңгә орынып алгалый. М.Маликова. Мәдинә апа, чәйнәвеннән туктап, терсәге белән иренә орынып алды һәм аңа нидер пышылдады. Безнең гәҗит

Орынып китү Көтмәгәндә, ялгыш орыну. Ялгыш кына берәр нәрсәгә катырак орынып китсә дә, тәненә каракучкыл булып күгәрекләр килеп чыга. Безнең гәҗит

Орынып кую Тиз генә орыну. Искәрмәстән генә Гәүһәршадның кулы фал китабына орынып куйды. М.Әмирханов

Орынып тору Әледән-әле, шактый дәвамлы вакыт яки даими орыну. Без сезгә чит кешеләр түгел, орынып торган күршеләр. Г.Тавлин. Тар тыкрыкларда кара-каршы балконнар орынып тора диярлек. Т.Әйди. --- берсе – кискән җиргә, икенчесе зарарланмаган җиргә орынып тора. Кызыклы физиология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә