ОРЫ и. 1) Кеше, хайван тәнендә зур булмаган каты үсенте, үлексез шеш; русчасы: шишка. Бу орыларның пәйда булу сәбәбе бер үк – матдәләр алмашы бозылу. Серле календарь 2) Кайбер хайваннарның башында, борын-күз тирәсендә кечкенә үсенте; русчасы: нарост 3) Кайбер хайваннарда майлы бүлтәймә. Курдюклы сарыклар үзләренә бер группа тәшкил итәләр, аларның артында 10–15 кг туң май чыга торган зур оры асылынып тора. Биология 4) Агачларда бүлтәеп торган авыру үсенте, үскен; русчасы: кап. Безнең төче сулыкларда су асты предметларында оры (үскен) барлыкка китерүче бодяга дигән болытсыман хайван очрый. Биология |