ОРШЫШУ ф. диал. Үзара ызгышу, тиргәшү. Шуның кушуы буенча, менә хәзрәтләр берлә оршышып булса да, мөгаллимә китерттем. Г.Исхакый. Кайчан төшкән, кайчан килгән бит, оршышырга да өлгергән. С.Поварисов. Ант итегез, оланнарым, сез дә, арагызга дошман кертмәскә, күңелегездә хөсет йөртмәскә, сугышмаска, оршышмаска, тату булырга! Р.Батулла Оршыша башлау Оршышырга тотыну Оршышып алу Кыска вакыт арасында оршышу Оршышып тору Әледән-әле, даими оршышу Оршышып яту Оршышу процессында булу |