ОРЧЫКБАШ и. 1) Орчык башына салмаклык һәм бераз авырлык бирү өчен киертелә торган, уртасы тишекле балчык, таш, кургаш һ.б.ш.дан ясалган пластина (җеп чорналып, орчык авырая башлагач, аны алып куялар). Орчыкбаш ясау 2) Шуңа охшашлы, шуны хәтерләткән нәрсә. Эче куыш, тышы таш, Түбәтәе орчыкбаш. Табышмак |