ОРЧЫК и. 1) Бер башы нечкә очлы, икенчесе тупыйк, уртасы юантыграк итеп агач таякчыктан эшләнгән кулдан җеп эрләү коралы. Тәрәзәдән алтын орчык үткән. Табышмак. Әбиләр кичке озын төннәрдә, орчыкларын эрли-эрли, яннарына түгәрәкләшеп утырган балаларга ул хәрабә турында әллә нинди куркынычлы әкиятләр сөйлиләр. С.Җәлал. Сары сагыз кебек сузылып килгән йон, нәзек, сөякчел бармак араларында нечкәреп бөтерелә-бөтерелә, алъяпкыч итәгендә зырылдап әйләнгән орчыгыңа чорнала бара. Н.Хәсәнов 2) Нечкә итеп эшләнгән таякчык. Орчык селкеп торган дирижёрлар түгел, бастырык белән эш иткән абзыйлар туендыра халыкны. М.Маликова 3) Төрле механизмнарда, җайланмаларда әйләнү күчәре хезмәтен үти торган кендек. Капка орчыгы ◊ Орчык буе Бик кечкенә (бала тур.). Орчык буе да юк... Теге баланы әйтәм. Р.Мулланурова. Клубка барып кергән орчык буе малайның андагы аппаратураны күргәч куркып калуын күз алдыңа китерәсеңдер инде. Безнең гәҗит. Орчык булып (шикелле, сыман) бөтерелү 1) Бик җитез хәрәкәтләр ясап бию; 2) Берәр кеше тирәсендә ярарга, ярдәм итәргә, күңелен күрергә тырышып йөгереп йөрү. Фёкла түти ишектә күренүгә, әбием дә орчык булып бөтерелә башлый. А.Хәсәнов. Орчык кадәр (хәтле) 1) к. орчык буе. Орчык кадәр бер малайны ничек тә үстерешерләр. Б.Камалов. Орчык кадәр генә баланың кызык итүе гарьләндерде, әлбәттә. Т.Нәҗмиев. Орчык кадәре генә кыз басып тора. К.Тимбикова; 2) Кечкенә гәүдәле, җитез, елдам (кеше тур.) Миңсылуның хәтта: «Бу сабый чырайлы, орчык хәтле генә хатын каян шулкадәр күп белә икән?» – дип, чыннан гаҗәпләнеп сөйләгән чаклары да булгалады. Ә.Еники |