ОРУ’ДИЕ и. рус Артиллерия коралларының гомуми атамасы. Орудиеләр тавышы һаман якынлаша бара. Г.Бәширов. Зур калибрлы орудиеләр гөрселдәп алды. М.Мәһдиев. Цыбудив дигән каланы алу өчен сугышканда, Закир орудиесе урнашкан төбәккә немецларның гаскәр тулы унике бронетранспортёры һөҗүм итте. Ш.Рәкыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә