ОРУ ф. 1) Бәрү, сугу. Басты аңсыздан, килеп, койрыкка шунда әллә кем, Орды камчы аркага һич юкка гына әллә кем. Г.Тукай. Алпавыт Шәйхиләргә яхшы мөнәсәбәттә булды: ормады, сукмады, хәтта бер тапкыр бәйрәмдә кечкенә генә бүләкләр дә бирде. М.Мәһдиев. Я Раббым, мондый хатынга орган ирнең кулы корыр!.. М.Маликова // Бер-берсенә каты итеп бәрелдерү. Ордым, бәрдем, Карнын ярдым. Табышмак 2) Берәр нәрсәне читкә яки кемнеңдер өстенә ташлау, ату. Һичбер кеше берсен-берсе күрмәс булды, дөм караңгы: һәммәсе таң катып калды, күк күкрәп, яшен-елдырым каты орды ---. Кол Гали 3) Көчле итеп яву (яңгыр тур.) Көннәрдән бер көнне, чиләкләп орган яңгырга эләгеп, урактан шактый иртә кайттык. А.Хәсәнов. Моңа берәү дә рәнҗемәячәк, [яңгыр] чиләкләп орса да, мәйдан уртасында басып торачаклар иде югыйсә. Б.Камалов 4) диал. Ат башына йөгән кидерү 5) күч. Бәреп үтерү, юкка чыгару. Николай патшаның әмере, аның гаделлек кылычы, Домокл кылычы барысын да орачак. Р.Батулла 6) күч. Һөҗүм итү, ташлану (дошманга) ◊ Орып бирерлек Күпкә өстен. Хәер, син үзең дә, Тосечка, патша кызларын орып бирерлек... З.Фәтхетдинов. Орып бирү Җиңү, өстен чыгу. Корчаңгы гына булса да, ул синең айгырыңны орып бирәчәк! Р.Батулла. Орып салу к. орып бирү Орып бетерү Тулысынча ору. Чыннан да, ул тора-бара халыкны орып бетерергә уйлый бугай ---. Татарстан яшьләре Орып тору Даими, әледән-әле ору. Башына бертуктаусыз күсәк белән орып тордылар. Татарстан яшьләре |