ОРТОДОКСАЛЬ с. кит. Тайпылышсыз нинди дә булса бер юнәлеш, тәгълимат принципларын яклаучы. Галимнәрнең әйтүенчә, бүгенге көндә борынгы диннең бар таләпләрен үтәп яшәгән ортодоксаль яһүди алты йөздән артык кагыйдәне башкарырга тиеш икән. С.Шәмси. --- Ислам дине барлыкка килгәч, ортодоксаль исламның мәҗүсилеккә каршы көрәш ачуы нәтиҗәсендә, безнең халыкта ырымнарга карата --- ачыктан-ачык тискәре мөнәсәбәт урнашты булса кирәк. Мәдәни җомга 2) күч. Даими үзгәрешсез. Чүлдә, ягъни көндезге һәм төнге температуралар кискен аерылып торган үтә континенталь климатлы өлкәләрдә яшәүче тереклек ияләре һәрхәлдә бу ортодоксаль җылы канлылыктан бераз читкә тайпылганнар. Кызыклы физиология |