ОРТОДОКС и. гр. 1. Ортодоксаль карашлы кеше. Шундаен соң [халык] Карл Маркс мәзһәбенә (юлына) яки ортодокс мәзһәбенә керергәме – анысын үзе белер. Г.Тукай. Әхлак мәсьәләләрендә гадәттән тыш каты, ортодокс халык мәҗүсилек заманыннан килгән ышану буенча күбрәк кояшка табына иде. Доганы гарәпчә укый, гарәп алласына табына, ураза тота ---. М.Мәһдиев. [Мюнхенда] --- берничә «ортодокс» галим тарафыннан берсеннән-берсе куркыныч эпитетлар белән «бүләкләнгән» журналист Али Акыш яшәп ята. И.Нуруллин 2. с. мәгъ. Ортодоксаль карашлы. Булган, ди, сезнең кебек намуслы, ортодокс начальник. М.Мәһдиев |