ОРНАМЕНТАЛЬ с. 1) Орнамент белән бәйле, шуңа кагылышлы. Гобеленның ачык аңлаешлы булуы композиция төзелешенең гадилегенә, орнаменталь мотивларның һәм төсләрнең ритмик бүленешенә бәйле. Казан утлары. Рәссамның орнаменталь стиле, җылы, якты төсләр белән берләшеп, китапка камиллек өсти, бөтенлек бирә. Р.Вәлиев

2) фольк. Җырлы-биюле. Балалар уеннарын фәндә өч төркемгә бүлеп өйрәнәләр: драматик, спорт һәм җырлы-биюле (орнаменталь) уеннар. Татар балалар әдәбияты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә