ОРНА’МЕНТ и. лат. Геометрик яки төрле дәрәҗәдә стильләштерелгән сурәтләрнең (үсемлекләр, хайваннар) кушылмасыннан гыйбарәт график, скульптур бизәкләр. Йортның фасадын каплаган бизәкләр гарәп орнаменты белән ярыша алырлык. М.Юныс. Капка-читәннәр, сәүдә итү урыннары чыбыктан үрелгән, төрле орнаментлар кулланылган. Т.Нәҗмиев. Халык культурасының кайбер үрнәкләрендә, мәсәлән, кием бизәү ысулларында, бизәнү әйберләрендә, йортларның орнаментларында матди һәм рухи культура бергә үрелеп яши. Р.Мөхәммәдова |