ОРЛЫКЛЫК и. 1. 1) Үсемлекнең орлык барлыкка килә, үсә торган оясы

2) к. орлык (2 мәгъ.). Орлыклык аерым үстерелә. Мәгърифәт. Орлыклыклар үсешкә сәләтле, шиңмичә, үрмичә, сәламәт сакланган булырга тиеш. Яшелчәчелек

3) Ата җенес бизләре. Орлыклыклар тиречел капчыкта – күкәй янчыгында урнашканнар. Биология: кеше һәм аның сәламәтлеге. Ирләрнең һәр орлыклыгында меңгә якын бормалы-бормалы кечкенә каналлар бар. Кызыклы физиология. Балыкларның үрчү органнары ана балыкларда – парлы күкәйлекләр, ата балыкларда – орлыклыклар. Биология. Хайваннар

2. с. мәгъ. 1) Орлык өчен билгеләнгән, сайлап алынган. --- Орлыклык кукурузны ничек кояшта җылытасын үзең күрсәтеп бирмичә булмый. Р.Төхфәтуллин. --- Умарта кортлары ел саен кешеләргә күп миллионнарча сумлык яшелчә, җиләк-җимеш һәм орлыклык үсемлекләр үрчетергә ярдәм итәләр. Дөньяда ниләр бар

2) күч. Аз гына. Раслап килде тормыш «түрәләр»дә Орлыклык та хаклык калмавын ---. К.Булатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә