ОРЛЫКЛАНУ ф. 1) Орлыгы барлыкка килү. Алардан шул ук җәйдә яңа үсемлек үсә һәм орлыкланып та өлгерә. Биология

2) Аталану

Орлыклана бару Торган саен орлыклары күбрәк, тулырак булу

Орлыклана башлау Орлыкланырга тотыну. Кышкы азыкларны үлән орлыклана башлаганчы әзерлиләр. Агулы үсемлекләр

Орлыклана төшү Бераз орлыклану

Орлыкланып бетү Тулысынча орлыклану

Орлыкланып җитү Орлыклар тулылану, өлгерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә