ОРЛЫКЛАНДЫРУ ф. Үрчем алу өчен, ана җенес күзәнәкләрен ата җенес күзәнәкләре белән ясалма кушылдыру, аталандыру. Мансур Салиховичны бигрәк тә ясалма орлыкландыру, ягъни мөгезле эре терлекләрне генә түгел, хәтта бал кортларын да ясалма юл белән чиста нәселгә аеру процессы кызыксындыра. Т.Нәҗмиев. Минем әти кохозда ветфельдшер, төп вазифасы өстенә сыерларны ясалма орлыкландыру эшен дә алып бара, дип әйтеп кара син! Ф.Садриев. [Илдар:] Абый, абый, орлыкландыра алмый ул хәзер. К.Ситдиков Орлыкландыра башлау Орлыкландырырга тотыну Орлыкландырып бетерү Тулысынча орлыкландыру Орлыкландырып карау Булу-булмавын сынар өчен орлыкландыру Орлыкландырып тору Даими, әледән-әле орлыкландыру Орлыкландырып чыгу Барысын да орлыкландыру |