ОРЛЫК и. 1) Үсемлекнең яралгы һәм тышчадан торган җимеш бөртеге; үрчем башлангычы. Сәрби кузаклары четердәп ярылып китә дә, коры орлыклар җиргә коела. Ә.Хәсәнов. Ә инде иң кыйммәтлесе – орлыклар, эре һәм майлы эрбет чикләвеге. Кызыклар дөньясы. Тропик илләрдә кыйммәтле орлыклар бирә торган кофе һәм какао агачлары үсә. Ботаника 2) Үсемлекләрнең чәчү өчен махсус әзерләнгән бөртекләре. Анда чәчергә орлык бетәдер. З.Зәйнуллин. Ахырзаман җитеп, дөньяның асты-өскә килсә дә, туфракта яңадан орлык шытар, үлән үсәр. Н.Гыйматдинова // Үсемлекләрнең чәчү, утырту өчен билгеләнгән кисәкләре, бүлбеләре. Орлыкка дип чүпләгәнебез менә монысы була. Г.Бәширов. К.Насыйри уңышның нигезе кешеләрнең хезмәтендә, орлыкларның сортында, ашлауда икәнлеген раслый. Ә.Хуҗиәхмәтов. [Вагонны] орлык бәрәңгесен күмгән шикелле итеп [күмәләр]. Кызыклар дөньясы 3) физиол. Ирләрнең җенес бизләре эшләп чыгара торган җенес күзәнәкләре. Котлыйм, сез сирәк очрый торган ирләрнең берсе икәнсез. Орлыкларыгызның ник берсе буш булсын. Г.Галиева. Тәмәке тартучы аналарның балалары диабеттан һәм симерүдән өчтән бер өлешкә ешрак интегә, малайларының мәниендәге аталык орлыгының тупланышы тәмәке тартмаучыларның балаларыныкына караганда 20 процентка түбәнрәк була. Идел 4) Нәсел, токым. Орлыгы әйбәт булу 5) күч. Нәрсәнең дә булса башлангычы. Без бит кешеләр – Мәхәббәт орлыклары. М.Әгъләмов. Күңелемдә әллә кайчаннан чәчелеп яткан шигырь орлыклары шытып чыкты. Ф.Яхин 6) күч. Төп сыйфат, нәрсәнең дә булса асылы. Бөтен спектакльнең үзәге, орлыгы бу! М.Маликова. Орлыгы бар, чәчәге бар – өмете бар, димәк. Г.Афзал 7) күч. Берәр эш-хәлнең нәтиҗәсе. Мин хәтерләгәндә, уйларым чәчәк ата, фикерем орлыгы өлгерә. Ә.Гаффар ◊ Орлыгы Бохарада түгел Табып, эшләп булу турында. --- Бала кирәксенсәләр, тагын булыр әле: орлыгы Бохарада түгел, яшь чаклары. М.Маликова. Бетмәс, бетмәс... – Иблиснең дә көче җитмәс – Орлыгы да, аңа киткәч, Түгел аның Бохарада... М.Әгъләмов. Бик алай бетеренмә. Табылыр, яхшырагы табылыр, орлыклары Бохарада түгел. Р.Вәлиев |