ОРКЕСТР и. фр. 1) Музыкаль әсәрне төрле уен коралларында күмәк башкару өчен берләштерелгән музыкантлар төркеме. Дүрт-биш кешелек оркестрда, билгеле, беренче нәүбәттә, скрипка-мандолина тавышлары яңгырый. Ә.Еники. Кинәт оркестр тынды, залда тирән сулыш алуга охшаш «ш-ш-ш» дигән аваз ишетелде. М.Маликова. Оркестры, хоры, җырчылары, биючеләре бар: кырыклап кешене берләштерә. Т.Әйди 2) Сәхнә алдында музыкантлар урнашкан урын. Оркестр чокыры да тик тормый, анда музыкантлар үзләренчә мәшгуль. Р.Низамиев |