ОРИЕНТЛАШУ II и. Горизонт якларына һәм әйләнә-тирәдәге урынга мөнәсәбәттә үзеңнең торган җиреңне билгеләү эше, процессы. Ориентлашу рефлекслары башны тынычсызлагыч ягына боруда чагыла. Биология. Галимнәр идарә итүнең, локациянең, ориентлашуның нинди генә принцибын тәкъдим итмәсеннәр, соңыннан табигатьнең ул принципны инде әллә кайчаннан бирле файдалануы ачыкланган. Кызыклы физиология. [Нәшриятта] сугыш алып бару тактикасы, --- дошманнан яшеренү, урманлы урыннарда ориентлашу --- мәсьәләләре буенча күп санлы кулланма, брошюралар әзерләнде. Казан утлары |