ОРИЕНТЛАШУ I ф. Горизонт якларына һәм әйләнә-тирәдәге урынга мөнәсәбәттә үзеңнең торган җиреңне билгеләү, тиешле юнәлеш ала белү. Балыклар да шулайрак ориентлашалар ---. Кызыклы физиология. Ярканатларның күрүе начар үсеш алган, ләкин караңгыда алар искиткеч яхшы ориентлаша. Биология. Алар аучылык иткәннәр, ашарга яраклы кыргый үләннәр, төрле бөҗәк, хайваннар җыйганнар, табигатьтә яхшы ориентлаша алганнар һәм урыннан урынга күчеп йөргәннәр. Материклар һәм океаннар географиясе Ориентлаша башлау Ориентлашу сәләте барлыкка килү |