ОРИЕНТИР и. лат. 1) Урында хәрәкәт юнәлешен билгеләргә, кирәкле җирне тиз табарга ярдәм итә торган предмет. Азимут – 345 градус, ориентир – питомник түрендәге лесхоз бинасы. М.Мәһдиев. Ориентирларны хәтерләдегезме? С.Таһиров. Чебен-черкиләр гадәттә калкурак ориентир янына тупланырга яраталар. Ә.Халидов 2) күч. Төп максат, юнәлеш. Кызыгы калмады, яшәү ориентирларын югалтты [Надыйр]. Р.Мулланурова. Тик бәхет җиренә, энекәш, солдат чактагыча әйтсәк, бүтән кеше куйган ориентир белән барып булмый! М.Хуҗин |