ОРИЕНТА’ЦИЯ и. фр. 1) Ориентлашу. Молекулаларның төгәл ориентациясе кристалларның бөтен күләмендә түгел, домен дип аталган зур булмаган өлкәләрдә генә була. Физика

2) Фәнни, иҗтимагый эшләрдә билгеле бер юнәлеш, кемгә яки нәрсәгә дә булса тотылган исәп. Бу уңайдан игътибарга лаек тагын бернәрсә бар: профессиональ ориентация куелышы. М.Әмирханов. Фатих һәм аның фикердәшләре социал-демократларга ориентация тотсалар да, либераль буржуазия һәм аның идеологлары белән дә араны өзмиләр. И.Нуруллин. Үз нәүбәтендә, алар гаять күп төрле булырга һәм илләрнең социаль-икътисади үсеш дәрәҗәләрен, аларның социаль ориентациясен --- исәпкә алырга мөмкин. География

3) күч. Нинди дә булса мәсьәләләрне, хәлләрне ачыклауга, аңлауга юнәлтелгән эшчәнлек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә